Алексеевскилылар иртәнге 4 тә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны хөрмәтләп искә алдылар. Традиция буенча иртәнге 4 тә яшьләр, “Яшь гвардия” активистлары, казаклар, аграр колледж студентлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре ул дәһшәтле сугыш корбаннарын искә алу өчен Җиңү паркында җыелдылар. Нәкъ менә 1941 елның 22 июнендә туган җиребезгә фашист илбасарлары һөҗүм итеп, тыныч кына йоклап ятучы шәһәрләребез өстенә беренче бомбаларын яудырдылар. Акциядә катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тын торып искә алдылар, ә оештыручылар барлык катнашучыларга хәтер һәм кайгы көне символына әйләнгән “Кызыл кәнәфер” билгеләре тапшырдылар.
Шулай ук әлеге Хәтер һәм кайгы көнендә иртәнге 10 да тантаналы митинг узачак, ә кичке 9 да “Хәтер шәме” акциясе булачак.