21 июньдә Алексеевскида яр буен ачтылар

2019 елның 22 июне, шимбә

 

 

 Алексеевскида Холи буяулары, концерт һәм дискотека белән яр буен ачтылар.  

Әлеге озак көтелгән вакыйгага күп кенә алексеевскилылар һәм бистә кунаклары җыелды. Бәйрәм матур, күңелле узды.

Район башлыгы Сергей Демидов  бистә кешеләрен котлады һәм аларны яңа ял зонасын сакларга чакырды. Үзешчән артистлар  бәйрәм концерты куйдылар, бала-чага,  бәйгеләрдә катнашып һәм һава шарлары очырып, рәхәтләнеп күңел ачты. Холи буяулары белән дискотека бәйрәмнең иң югары ноктасы булды. Бер мизгелдә бию мәйданы, шулай ук биючеләрнең киемнәре төрледән-төрле  буяулар гаммасына әйләнде төсләр гаммасына әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International