21 июньнән 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә ел саен үткәрелә торган “Сәләт” яшьләр форумы булачак.
“Сәләт” VIII Халыкара яшьләр белем бирү форумына Россиянең 45 төбәгеннән һәм 15 чит илдән 18 меңнән артык бала киләчәк.
Форум 21 июньнән 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә узачак.
Быел алты профиль сменасы эшләячәк, болар - SOFT SKILLS BILER FORUM, ARTS BILER FORUM, SELET BILER FORUM, IT BILER FORUM, LEADERS BILER FORUM, МШТ BILER FORUM.
Оештыручылар, форумның һәр сменасының үзенең уникаль профиле бар һәм ул балалар, яшьләрнең потенциалын гамәлгә ашыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтәләр.
Беренче булып SOFT SKILLS BILER FORUM сменасы старт алачак. Аның программасы мастер-класслардан, иҗат мәйданчыкларыннан, спорт-күңел ачу чараларыннан, шулай ук фәндә, сәнгатьтә һәм бизнеста уңышларга ирешкән яшьләрнең тәҗрибә уртаклашуы буенча сессиясеннән торачак. Музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә балалар һәм яшьләрнең иҗат потенциалын 27-30 июньдә узачак ARTS BILER FORUM сменасында остазлар ачыклаячаклар.,
Традицион SELET BILER FORUM мәйданчыгы белем бирү өлкәсендә тәҗрибә өйрәнүгә юнәлдерелгән. Нәтиҗәле төстә мәгълүмат эзләү һәм аны эшкәртү кораллары белән танышуга юнәлдерелгән IT BILER FORUM сменасы кысаларында мастер-класслар планлаштырылган.
LEADERS BILER FORUM белем бирү сессияләрендә мәктәп үзидарәсен үстерү һәм шәхси үсеш белән кызыксынучы балалар җыелачак.
МШТ BILER FORUM “Сәләт”не йомгаклау сменасы булачак, ул “киләчәк шәһәре”н булдыруга, лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә багышланган.