Экологик патруль  Алексеевск урамнарына чыкты

2019 елның 21 июне, җомга

“Әтәчкәй” балалар бакчасының экопатруле, атап әйткәндә,  өлкән һәм әзерлек  төркемнәре  планетаның су ресурсларын саклау буенча “Су – тормыш ул!” исемле акция үткәрделәр. Моның өчен балалар тәрбиячеләре белән бергәләп Чулман елгасы яры буена  бардылар һәм яр буйларын чүп-чардан чистарттылар. Пластик һәм пыяла чүп-чар тутырылган ике зур пакет чүп-чар контейнерына озатылды.

 Юлда алар, суны сакларга кирәк, дигән чакыру язылган белешмәлекләр тараттылар. Хәтта  мәктәпкәчә яшьтәге балалар да  суның тормыш икәнен беләләр. Балаларга юлда очраган “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт  сәламәтлек саклау учреждениесенең  педиатрия бүлеге мөдире  Рафаэль Гайсин аларга  шундый эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм хәтта, аларны хуплап, кул чапты. Үткәрелгән акция нәтиҗәсендә  балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын сулыкларның пычрану проблемаларына җәлеп итәргә мөмкин булды. “Әтәчкәй” бакчасы тәрбияләнүчеләре суга сакчыл карарга һәм аны көн саен бакчада да, өйләрендә дә экономияләргә өйрәнделәр. Иң мөһиме, бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әйләнә-тирә мохетне саклауга һәркемнең җаваплы булуын аңлавын күрсәтә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International