Алексеевскилылар Wоrldskills ны каршылап

2019 елның 21 июне, җомга

 

14 июньнән 16 июньгә кадәр республика башкаласында кыю, яшь, технологик энтузиастлар, уйлап табучылар, гадәти булмаган механизмнарны  иҗат итүчеләр җыелды. “Казан ярминкәсе”нең күргәзмә үзәгендә RUKAMI Бөтенроссия идеяләр һәм технологияләр фестиваленең төбәк этабы булып узды.

Алексеевск районыннан фестивальдә  дүрт яшь талантлы бала: 2 нче Алексеевск урта мәктәбе укучысы Макалиев Ранил,  1 нче Алексеевск урта мәктәбе укучысы Маташов Серафим һәм балалар  иҗаты үзәгенә йөрүчеләр Караулова Дарья белән Идрисова Гөлназ барды.

Ранил  фестивальдә тәкъдим  ителгән барлык мастер-классларда катнашты. Ул үзен техник иҗатның төрле юнәлешләрендә сынап карады. Серафим Маташов “Мин оста!”  республика конкурсында агач эшен бик яхшы белүен күрсәтте. Балалар иҗаты үзәгенең “Осталык мәктәбе”нә йөрүче кызлары (җитәкчеләре  - Ольга Романченко) да үз нәтиҗәләре белән сөендерделәр. Яшь кул осталары  “Тегү эше” компетенциясендә талантлары белән балкыдылар. Идрисова Гөлназ лауреат дипломы белән бүләкләнде.  Ә Караулова Дарья, мактаулы 3 нче урынны алып,  31 августта  конкурсның Мәскәү шәһәрендә узачак Бөтенроссия этабына чакырылды.

Фестиваль  төрле яшьтәге техник иҗатны сөюче энтузиастларны һәм аның белән шөгыльләнергә теләүчеләрне берләштерде. Шушы гаять зур  осталык бәйрәмендә акыллы шәһәр, автономияле транспорт системалары, пилотсыз авиация системалары, интеллектуаль робот техникасы системалары, башлангыч-техник модельләштерү, аэрокосмик системалар, зур мәгълүматларны һәм машинага өйрәтү юнәлешләре буенча ифрат зур күрсәтмә тамашаны күрергә була иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International