Яңа уку елы башына студентлар шәһәрчеген танып булмаячак. Хәзер үк инде тулай торак һәм уку биналары арасында юллар һәм беседкалар өчен бетон нигезләр пәйда булды. Территория асфальтлауга әзерләнә. Тулай торакның эчендә бизәкләү эшләре алып барыла: үткәргеч алмаштырыла, бүлмәләрдә һәм коридорларда диварлар тигезләнә һәм буяла. Бина үзе җылыткыч һәм сайдинг белән тышлана. Озакламый эшчеләр түбәне ябарга тотыначаклар. Уку бинасында да бинаны җылыту эшләре алып барыла, иске агач тәрәзәләр пластикка алмаштырыла, бизәкләү эшләре башкарыла. Биредә дә, тулай торактагы кебек үк, яңа түбә булачак. Моннан тыш, колледж территориясендә коммуникацияләр яңартыла һәм салына. Хәзер үк инде ышаныч белән, студентлар белемне өр-яңа, уңайлы шартларда алачаклар, дип әйтергә мөмкин.