Сугышчан дан музеенда сирәк китап - «Спецназ «Альфа»: дела и люди» китабы пәйда булды, аның авторы – якташыбыз, генерал-майор Геннадий Зайцев.
Бу сирәк очрый торган китап аз данәдә чыгарылган һәм КГБның «Альфа» “спецназ”ы (махсус бурыч йөкләнгән отряды) эшчәнлеге турында сөйли. Геннадий Николаевич терроризмга каршы “А” төркемен җитәкли. Якташыбыз җитәкчелегендә спецназ илнең төрле өлешләрендә заложникларны азат итү буенча үз алдына куелган бурычларны уңышлы үти. Ул 70 нче елларда террористлар белән сөйләшүләр дә алып бара.
Геннадий Зайцев Алексеевскиның Әфганстан ветераннары һәм Төньяк Кавказда барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән тыгыз элемтәдә тора.
Сугышчан дан музеенда аерым стенд аңа багышланган.
Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмгыятенең күптәнге дусты Николай Комиссаров музейга сирәк экспонат алып кайтты. Николай Алексеевич ветераннар белән очрашуда китап авторыннан иң яхшы теләкләр белән сәлам тапшырды. Ветераннар оешмасы рәисе Николай Гордеев, үз чиратында, Николай Комиссаров аша Алексеевск районы башлыгыннан Геннадий Зайцевка ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә өлеш керткәне һәм сугышчан традицияләрне саклаганы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Николай Комиссаров ветераннар белән очрашканда Әфганстанда киңәшче булып хезмәт итү һәм Чернобыль АЭСында фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдәге тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Һәлакәт зонасында ул 6 ел эшләгән.
Очрашу тәмамланганда ул Татарстанда үзара яхшы мөнәсәбәтләрнең саклануын теләде: