Пропискасыз гражданнарга социаль пенсия
Теркәлгән яшәү урыннары булмаган илебез гражданнарына фактта яшәү урыны буенча социаль пенсия билгели алалар. Дәүләт тәэмин итүе буенча пенсияләрне теркәү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр үз көчләренә керде инде. Хәзер социаль пенсия билгеләү өчен Россиядә яшәүне РПФга шәхси гариза язып яки кеше торган социаль хезмәт күрсәтү, төзәтү учреждениеләре һәм белем бирү оешмалары биргән документлар белән раслатырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, социаль пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шартларның берсе - Россия территориясендә даими яшәү. Төзәтмәләр үз көченә кергәнче даими яшәү даими яшәү урыны буенча теркәлү турында тамгасы булган паспорт, шәхеснең вакытлы таныклыгы яки яшәү урыны буенча теркәлү турында Эчке эшләр министрлыгы таныклыгы белән генә расланган иде. Теркәлмәгән гражданнар өчен пенсия белән тәэмин итү хокукын гамәлгә ашыру өчен Пенсия фонды кеше социаль, медицина һәм төзәтү учреждениеләрендә теркәлгән булганда элегрәк социаль пенсия билгеләү турында карар чыгарган иде.
Хәзер теркәлмәгән пенсионерларга социаль пенсия алу өчен Россия Пенсия фондына шәхси гариза язып, Россиядә даими яшәүне елга бер тапкыр раслатырга кирәк. Әгәр пенсия өйгә китерелсә яки пенсионерга китерү оешмасы кассасында түләнсә, моны раслау кирәк түгел. Әгәр пенсионер медицина учреждениесендә, төзәтү яки белем бирү оешмасында булса да, мондый гариза кирәк түгел, бу, әйтик, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар өчен актуаль.