Пенсия фонды хәбәр итә

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Гамәлдәге пенсия законнары пенсия таныклыклары бирү һәм, шул рәвешчә, алмаштыруны күз уңында тотмый, 2015 елга кадәр шулай иде.

  Төрле хезмәтләр һәм ташламалар (мәсәлән, ташламалы юл йөрү, ташламалы карталар, даруханә абунәләре) алуда кирәк булганда  пенсионерлар еш кына әлеге статусны расларга кирәклеге белән очрашалар. Моны тиешле белешмә тәкъдим  итеп эшләргә була. Документта, һичшиксез,  пенсионерның фамилиясе, исеме, атасының исеме,  туган датасы,  СНИЛС, Пенсия фонды органының исеме, белешмә бирү датасы һәм пенсия күләме күрсәтелә.

Белешмә алу өчен  яшәү урынындагы  Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә яки  РПФ сайтында гражданнын Шәхси кабинетында алдан документка заказ бирергә  һәм биредә үк, уңайлы вакытны сайлап алып, кабул итүгә язылырга мөмкин.

 Белешмә, элек бирелә торган таныклык кебек үк, юридик көчкә ия.

Исегезгә төшерәбез: әгәр пенсионерның таныклыгы булса, ул да гамәлдә дип санала.

Халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтә торган федераль, дәүләт һәм муниципаль органнар пенсионер статусын раслауны таләп итмиләр, чөнки бөтен кирәкле мәгълүмат белән  ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алмашалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International