Давыл буласын кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы саклану турында
“Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохит гидрометеорологиясе һәм мониторингы” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2019 елның 18 июненнән 24 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класс) саклана: Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск муниципаль районнары, Казан шәһәр округы.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразлана торган метеошартларны исәпкә алып, түбәндәге хәлләр килеп тууы ихтимал: табигый янгын учаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, икътисад объектларына таралу ихтималы арта.