Гражданнарны сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт ипи-күмәч һәм кондитер әйберләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча “кайнар линия” оештырды.
Кызыксындырган барлык сораулар белән 8-800-555-49-43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы халкының сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре иртәнге 10 нан кичке 4 кә кадәр 8(843) 273-34-85 телефоны буенча җавап бирәчәкләр.
Телефон линиясе 21 июньнән 5 июльгә кадәр эшләячәк.