Алексеевск районы мөселманнары “Изге Болгар җыены” дип исемләнгән традицион съездда катнаштылар

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

“Изге Болгар – тарих һәм традицияләр

 1989 елдан башлап Болгарда  Идел буе болгарларының  922 елда дәүләт теле буларак  Исламны кабул итүләре хөрмәтенә тантаналар үткәрелә.

 Шимбә көнне Алексеевск  районы мөселманнары иртән иртүк, уңайлы автобусларга утырып, мөселманнарның “Изге Болгар җыены” дип исемләнгән традицион съезды уза торган Изге Болгарга, Татарстан Республикасының Спас районына чыгып киттеләр.

Бирегә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән: Башкортостан, Чуашстан, Казахстан, Оренбург, Волгоград, Нижневартовск, Норильск, Калининградтан һәм  чит  илләрдән хаҗ кылучылар килә. Бу юлы да шулай  булды.

Җыен  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте химаялегендә уза.

 Быел тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  Россия  мөселманнарының Диния нәзарәте Рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм башкалар катнашты.

 Көн уртасында Җәмигъ мәчете территориясендә  җәмәгать намазы укылды. Мөселманнар тынычлык, иминлек булуын, бөтен кешенең дус һәм тату яшәвен сорап, дога кылдылар.

 Еллык традиция буенча бу көнне ярминкә эшләде,  анда халык һөнәрчеләре әйберләре, сувенирлар, пешкән ризыклар, милли кухня ашлары һәм күп кенә башкалар тәкъдим  ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International