2019 елның 1 июленнән  ата-аналарга инвалид балаларын караган өчен түләү 10 мең сум тәшкил итәчәк.

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

 

2019 елның 1 июленнән  ата-аналарга инвалид балаларын караган өчен түләү 10 мең сум тәшкил итәчәк.

Март башында  инвалид балаларны һәм балачактан 1 нче төркем инвалидларны караучы ата-аналарга айлык түләүне күтәрү турында РФ Президенты  Указына кул куелды. 1 июльдән  алар ала торган компенсация түләве 10000 сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта инвалид бала яки балачактан   1 нче төркем инвалид баланы караучы ата-ана (уллыкка-кызлыкка алучы) ай саен  5500 сум күләмендә компенсация түләве алырга хокуклы. Бала караучы кешенең беркайда да эшләмәве андый түләү алуның мөһим критерие булып тора. Шуның белән бергә гражданның хезмәткә сәләтле (пенсионер түгел) булуы мөһим.

Әлеге түләүне рәсмиләштерү өчен гариза язып, РФ пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк, үзең белән эшләмәвеңне раслаучы документлар алып килергә.

Әгәр инде  инвалид баланы һәм балачактан 1 нче төркем инвалид баланы башка кеше караса (ата-ананың берсе, уллыкка-кызлыкка алучы яки опекун түгел),  компенсация түләү күләме элеккечә калачак һәм 1200 сум тәшкил итәчәк.

 Шуның белән бергә  караучы граждан шулай ук хезмәткә сәләтле эшләмәүче кеше булырга тиеш.

* “Инвалид балаларны һәм  I  төркем балачактан инвалидларны караучы кешеләргә айлык түләүләр турында”гы 26 февраль, 2013 ел, 175 нче Россия Федерациясе Президенты Указына үзгәрешләр кертү хакында”гы 7 март, 2019 ел,  95 нче РФ Президенты Указы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International