2019 елның гыйнвар-май айларында Алексеевск районы буенча 68 мөрәҗәгать килде (2018 елның шул ук чорындагыдан 6,3% ка күбрәк), шулардан 64 е телдән (8 е –шәхси кабул итү вакытында, 56 сы – телефон буенча), 4 есе – язма мөрәҗәгать.
Алар барысы да кулланучылар файдасына хәл ителде. Телдән мөрәҗәгатьләр буенча кулланучыларга “Кулланучы хокукларын яклау турында”гы Закон нигезендә киңәшләр бирелде.
2019 елның гыйнвар-маенда кулланучылар базарында бозуларны булдырмау буенча түбәндәге профилактик чаралар үткәрелде: хуҗалык итүче субъектлар өчен 15 чара (киңәшмәләр, өйрәтүче семинарлар) оештырып үткәрелде (2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә), кулланучылар өчен 39 чара уздырылды, бу - 2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 8,3% ка күбрәк.
Территориаль орган белгечләре кулланучылар базары торышының үзгәрүенә анализ ясыйлар, ашамлык товарларына бәяләр дәрәҗәсенең үзгәрүен күзәтеп торалар, аракы ассортименты һәм бәясенә мониторинг үткәрәләр.
Алексеевск районының сәүдә предприятиеләрен тикшергәндә шунысы ачыкланды: республикада җитештерелгән азык-төлек товарлары: сөт продукциясе, шикәр, ярмалар, макарон әйберләре, колбаса әйберләре, ит ярым фабрикатлары, кош ите, йомырка, кондитер әйберләре киң ассортиментта тәкъдим ителгән. Гомуми күләмдә Татарстан Ренспубликасыннан читтән алып кайтыла торган продукция бик аз урынны алып тора. 2019 елның 28 маена социаль яктан әһәмиятле товарларның уртача ваклап сату бәяләре түбәндәгечә (килограммнарда): сыер ите ( сөяксез иттән кала) -
251,5 сум, дуңгыз ите - 191,5 сум, сарык ите – 350 сум, тавыклар– 136,88 сум, аерылмаган туңдырылган балык – 138,42 сум, ак май – 469,97 сум, көнбагыш мае – 83,13 сум, сөт – 44,89 сум, тавык йомыркасы – 55,97 сум, шикәр-шикәр комы – 44,01 сум, аш тозы – 10,58 сум, бөртекле кара чәй – 528,76 сум, бодай оны – 33,45 сум, кара арыш ипие (арыш-бодай) - 41,67 сум, бодай оныннан пешерелгән ипи һәм күмәч әйберләре – 51,26 сум, шомартылган дөге – 66,31 сум, тары ярмасы – 73,60 сум, карабодай ярмасы (ярдырылган) 45,64 сум, вермишель – 65,94 сум, бәрәңге – 18,92 сум, кәбестә - 55,30 сум, башлы суган – 41,96 сум, кишер – 39,13 сум, алма –
77,35 сум.