Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үсемлекләрне саклауны һәм тукландыруны бергә алып бару кирәклеге турында искәртте

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үсемлекләрне саклауны һәм тукландыруны бергә алып бару кирәклеге турында искәртте

 

Татарстан  кырларында  уңыш  формалашу  чоры  башлануны  исәпкә  алып,  республика аграрийлары  үз  эшләрендә  үсемлекләрне  саклау  һәм  тукландыру  мәсьәләләрен  хәл  итәргә  тиеш.  Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов Татарстан  Республикасы Хөкүмәте йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы кыр эшләренең  барышы  турында  сөйләгәндә әйтте. 

  • Пакетлы  алым  чүп үләннәргә, авыруларга,  корткычларга бәйле  проблемалар комплексын  хәл  итәргә, шул  ук  вакытта  үсемлекләрне  тиешле  элементлар  белән  тукландырырга ярдәм итә, – дип ассызыклады  министрның  беренче  урынбасары һәм,  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә    үсемлекләрнең  үсү (вегетация)  чорында  4 млн. гектарга  якын  җир  эшкәртергә  туры  киләчәк,  дип  өстәде.  

Көзге  культуралар хәзер  башак  чыгару  стадиясендә,  ә  сабан  культуралары – озынлыкка  үсү  чорында.  «Үсемлекләргә     саклау  чаралары  сиптерү һәм шул  ук  вакытта  аларны  тукландыру    башакларны  күбәйтүгә  нигез  сала,  ә  башак  чыгару  фазасында  икенче  мәртәбә  яфрактан  тукландыру  – бу  инде  мул  уңышка    гарантия», – дип,   Николай Титов Татарстан аграрийларына  мөрәҗәгать  итте. 

Моннан  тыш,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы вәкиле стационар  эремә  чыганакларында  әзерләнеп,  нормальләштерелгән  су  куллануның  мөһимлеген  билгеләп  үтте.   Аның  әйтүенчә,    бүгенге  көндә  бу  мәсьәләгә  республиканың Әтнә, Кукмара  һәм башка  районнары  җитди  карыйлар.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International