Алексеевск яр буендагы йөреп керү зонасы, шулай ук балаларның уен һәм спорт мәйданчыклары хәзер яктыртылды. Алексеевскилылар, колледжда укучылар һәм мәгариф хезмәткәрләре яр буе сызыгында шимбә өмәсе үткәрделәр, яр буйларын үләннән һәм үсентеләрдән чистарттылар. Яңа гына төзекләндерелгән җәмәгать киңлеге алексеевскилыларның һәм бистә кунакларының яраткан урынына әйләнергә өлгерде инде. Хәзер бирегә килүчеләр тагын да күбәер, дип ышанабыз.