Гаиләләрдәге имин булмаган хәлне һәм көнкүрештә бәхәсләрне булдырмау буенча “кайнар телефон линиясе”
21 июньдә гаиләләрдәге имин булмаган хәлне һәм көнкүрештә бәхәсләрне булдырмау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачылачак.
Аның төп максаты – балаларның һәм яшүсмерләрнең сукбайлыкта йөрүенә һәм хокук бозуларына булышучы сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, балаларга һәм өлкән кешеләргә мәрхәмәтсезлек күрсәтүне һәм аларны караучысыз калдыруны булдырумау.
Телефоннан шалтыратып, ата-аналарның балаларын тиешенчә тәрбияләмәүләре, карамаулары, үз вазыйфаларын үтәмәүләре, шулай ук балалар яки өлкән яшьтәге кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлләр турында белгечләргә хәбәр итәргә була.
“Кайнар линия” телефоны: 8 (843) 236-00-71. Консультацияләр вакыты - иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр. Гражданнарга киңәшләрен Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе һәм ТР прокуратурасы вәкилләре бирәчәк.