Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Марат Әхмәтов авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының төп мизгелләре турында сөйләде. Дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эш белән тәэмин ителешен яхшыртуга, илебез халкы санында аның өлешен саклап калуга, су белән тәэмин итү системаларын, элемтә чараларын, телекоммуникацияләрне үстерүне дә кертеп, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга, газлаштыру дәрәҗәсен арттыруга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау юнәлешләре буенча социаль хезмәтләрдән файдалануны яхшыртуга, шулай ук юл инфраструктурасы сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар башкаруны күздә тота.
Искәртеп узабыз, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2025 елга кадәр чорга эшләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул иткән иде.
Дәүләт программасының төп механизмы дәүләт тарафыннан финансланачак төбәк программаларын төзү булачак. Андый проектлар төбәкләр тарафыннан түбәндәге юнәлешләр буенча биреләчәк: социаль инфраструктура һәм торак, инженерлык-транспорт инфраструктурасы, мәдәният һәм спорт, яшәү тирәлеге, халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу, дәүләт хезмәт күрсәтүләре, азык-төлек һәм көнкүреш товарларын алуның физик мөмкинлеге, финанс хезмәт күрсәтүләре. Төбәкләрдә сайлап алынган гаризалар каралып, ел саен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финанслану өчен сайлап алыначак.
Марат Әхмәтов, муниципаль районнар өчен җаваплы чор башлана, дип билгеләп үтте. “Оператив рәвештә гариза бирү кампаниясен гамәлгә ашыруга керешергә һәм һәр муниципаль район буенча проектлар тапшырырга кирәк. Дәүләт программасын финанслау районнарның бу эшне ни дәрәҗәдә актив һәм профессиональ башкаруларына бәйле булачак”, - дип искәртте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге