ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 5 айлык эшенә йомгак ясадылар
13 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Чарада муниципаль районнардагы терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре катнашты.
Киңәшмә башында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны бу елның 5 аенда терлекчелек нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул үз чыгышында игътибарны сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук терлекләрнең баш санын саклауга юнәлтте.
Бүгенге көндә республика территориясендә мөгезле эре терлекләр саны 722,4 мең тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 242,7 мең. Бу елның 5 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 549,4 мең тонна (104%) җитештерелгән, 167,1 мең тонна (102%) терлек һәм кош-корт җитештерелгән (үстерелгән), шул исәптән мөгезле эре терлек ләр– 41,0 мең тонна (99%), дуңгызлар – 37,3 мең тонна (105%) һәм кош-87,9 мең тонна (102%).
Министр урынбасары сүзләренә караганда, ел башыннан бирле мөгезле эре терлекләр саны Мамадыш, Балтач, Буа, Кукмара, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Саба, Чирмешән, Баулы һәм Кайбыч муниципаль районнарында арткан.
Республикада 13 июньгә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда тулай көнлек савым күләме 3931,8 тонна тәшкил итә, бу - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 131,8 тоннага яки 103,5% ка артыграк.
Әлмәт, Балтач, Түбән Кама, Әлки, Кукмара, Актаныш, Нурлат, Саба, Буа, Тукай, Әтнә, Тәтеш, Чүпрәле һәм Азнакай районнарында сөт җитештерү күләмнәренең иң зур үсеше күзәтелә.
Аннары чарада катнашучылар мөгезле эре терлек ите җитештерү күрсәткечләренә җентекләп тукталдылар. Бу юнәлештә Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Чирмешән, Аксубай, Югары Ослан, Сарман, Актаныш һәм Саба районнары иң яхшылар рәтендә.
Киңәшмә азагында Нәҗип Хаҗипов Саба муниципаль районында уникаль " MINGER» Сабан туе кысаларында узачак иң матур җигүле атка үткәреләчәк конкурста катнашырга чакырды.
Бәяләүнең төп критерийлары - ат арбасын, милли теманы үтәп, матур итеп бизәү, арбага милли кием киеп утырган йөкче, җигү өчен чиста-пөхтә, сәламәт, елкылдап торган, тыныч холыклы ат. Гаризалар 17 июньгә кадәр электрон адрес буенча кабул ителә Ayrat.Habibullin@tatar.ru.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге