13 июньгә авыл хуҗалыгы берләшмәләре беренче мең гектар күпьеллык үләнне чаптылар.
Сенаж әзерләүгә «КВ-Агро» хуҗалыкларында: «Көньяк Алексеевск» һәм «Төньяк Алексеевск» хүуҗалыкларында керештеләр, «Алга» колхозында печән әзерли башладылар. «Родина» колхозында терлек азыгы әзерләү яхшы бара. Иваново бистәсеннән ерак түгел сенаж әзерләүдә техникалар комплексы: 7 - «КамАЗ », ике - азык чабып-җыю комбайны һәм бер чапкыч җәлеп ителгән. Люцерна чабуда үзйөрешле «Макдон» чапкычында Сергей Трусов эшли. «Полесье» һәм «Ягуар» терлек азыгы чабып-җыю комбайннарынд а Фәрит Гатин һәм Вячеслав Наместников яшел масса җыюда һәм ваклауда катнаша. Колхозда эш шул рәвешле оештырылган ки, анда техника бер генә минут та туктап тормый. Кыска вакыт эчендә механизаторларга һәм машина йөртүчеләргә тиз арада күпьеллык үләнне җыеп алырга һәм аны кышка салына торган силос чокырына күчерергә кирәк. Моны да механизаторлар һәм машина йөртүчеләр уңышлы үтиләр: чабылган үләннең теземнәргә салынуы була, аны шунда ук ваклап, машинага төйиләр. Көннәр кояшлы һәм коры торганда колхоз хезмәткәрләре мөмкин кадәр күбрәк азык әзерләп өлгерергә ниятлиләр, чөнки җәйге көн ел туйдыра, дип халык юкка гына әйтми бит. Колхоз рәисе Ильяс Әхмәтов хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе көнне, 13 майда, хуҗалыкта мең тонна сенаж салынган һәм 150 тоннага якын печән әзерләнгән.