Тәм-томнар иленә сәяхәт
4нче Алексеевск башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре «Эдем» кондитер цехында экскурсиядә булдылар. “Татлы” экскурсия вакытында цех хезмәткәрләре балаларны тортлар, капкейклар һәм бизе җитештерү процессы белән таныштырдылар. Балалар шулай ук тәмле тортлар һәм ба шка әйберләрне бизи торган бик күп төрле кондитер тәм-томнарын күр- деләр. Экскурсия азагында балаларны капкейклар һәм лимонад белән сыйладылар, бу алар өчен көтелмәгән хәл булды. Балалар бик канәгать калдылар, ә тәм-томнар иленә сәяхәт лагерьда тәрбияләнүчеләрдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.