Бәйрәм чарасы кысаларында балалар өчен спорт уеннары һәм күңелле стартлар узды. Балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров, яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов һәм спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров котлады. Ярышлар алдыннан бәйрәм концерты булды. «Радужная фантазия» артистлары, шулай ук Ранил Вәлиев һәм Регина Хушанова тамашачылар га матур концерт программасы бүләк иттеләр.
***
Район башлыгы Сергей Демидов Россия Көне белән котлый!
Без үз ягыбыз, үз илебез белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аларны үстерүгә көндәлек хезмәтебез белән өлеш кертәбез. Безнең максат – иң яхшыны саклап, күбрәккә ирешү. Һәм бу күбесенчә һәрберебезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә генә мөмкин.
Россия язмышын анда яшәүче кешеләр билгели. Шуңа күрә халкыбызның бөтен иҗади һәм интеллектуаль потенциалы туган җиребезнең тагын да үсүенә һәм чәчәк атуына хезмәт итсен. Сезгә иминлек, муллык һәм тынычлык телим. Бәйрәм белән!