Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында сыер абзарларын, машина-трактор паркларын, ындыр табаклары хуҗалыкларын, яшелчә-бәрәңге саклагычларын һәм сыер абзарларын капиталь ремонтлау чараларын үтәү, 2019 елда силос-сенаж траншеяләрен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2019 елга авыл хуҗалыгын үстерү өчен түбәндәге программа чаралары расланды: 155 сыер абзарыну, 68 машина-трактор паркын, 129 ындыр табагы хуҗалыгын капиталь ремонтлау, аларның гомуми финанслау күләме 1,2 млрд.сум. Объектларны капиталь ремонтлау кысаларында түбәгә, диварларга, тәрәзә уемнарына, идәннәргә һәм башка кайбер эшләргә ремонт ясалачак;
- сөт җитештерү, шулай ук 132 мең тонна силос һәм сенаж саклау өчен 1598 өстәмә терлек урыны булдыру максатында, гомуми финанслау күләме 600 млн. сумлык 140 тан 390 га кадәр сыйдырышлы 12 яңа сыер абзары, 105 силос-сенаж траншеясе төзү.
Бүгенге көндә сыер абзарларын, ындыр табаклары хуҗалыкларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау чаралары буенча тәкъдимнәр кертелде. Генераль подрядчы итеп «Стройсервис ТАПС" ЧҖҖ билгеләнгән. Ремонт эшләренең барышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә.
Исегезгә төшерәбез, ремонт чаралары үзфинанслашу принципларында тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы бюджетыннан тиешле эшләрне башкаруга авыл хуҗалыгы предприятиеләре чыгымнарының 30% ын каплауга 537 млн. сум каралган. 2019 елга объектларның расланган исемлеге нигезендә хуҗалыкларның бер өлеше төзелеш һәм ремонт эшләренә кереште инде.
Бүгенге көндә Министрлыкта 2020 елга ихтыяҗ исемлеген формалаштыра башладылар. Әлеге программаларда катнашырга теләгән хуҗалыклар үз районнары авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар, аларның телефоннары һәм адреслары Министрлыкның рәсми сайтында күрсәтелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте