Мәскәүдә крестьян (фермер) хуҗалыкларын оештыру һәм яңа эш башлаган фермерларга ярдәм итү буенча укыту узачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү буенча программаны гамәлгә ашыру максатларында Россиянең менеджмет һәм агробизнес инженерлык академиясе 17 июньнән 19 ына кадәр, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, фермерларны, авыл хуҗалыгы кооперативлары әгъзаларын, район (муниципаль) хакимиятләренең авыл хуҗалыгы бүлекләре , КФХ ассоциацияләре җитәкчеләрен һәм белгечләрен “Крестьян (фермер) хуҗалыкларын оештыру: яңа эш башлаган фермерларга ярдәм итү” дигән темага квалификацияне күтәрү программасы буенча көндез укулар оештыра, дип хәбәр итә.
Уку Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының профильле департаментлары, АККОР белгечләре, фәнни-тикшеренү институтларыннан һәм югары уку йортларыннан галимнәр, алдынгы фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында узачак. Яңа эш башлаучы фермер хуҗалыкларына, гаилә терлекчелек фермаларына һәм кооперативларга грантлар бирү, грантлар алу өчен бизнес-планнар эшләү, фермер эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, кече хуҗалыкларда исәпкә алу һәм хисаплылык, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, авылда авыл хуҗалыгына карамаган бизнес оештыру мәсьәләләре җентекләп каралачак.
Мәскәү тирәсендәге алдынгы фермер хуҗалыгына һәм тарихи-мәдәни үзәккә бару планлаштырыла.
Укуны уңышлы тәмамлаучылар квалификация күтәрү турында мәгълүм үрнәктәге таныклык алалар.
Укырга теләүчеләр түбәндәге контактларның берәрсе буенча 2019 елның 16 июненә кадәр сораулар бирә һәм академиягә раслама җибәрә алалар:l.salnikova@riama.ruтел.8-916-658-06-47 яки 8-498-687-37-51; ampf@riama.ru тел.8-903-559-98-26; 8-903-573-37-05.