“Эдем”ЧҖҖның баш икътисадчысы Тукмакова Гөлшат Таһир кызы Алексееевск районының сәүдә һәм җәмәгать туклануы системасында күпьеллык хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Чистай электр челтәрләре “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы - Алексеевск район электр челтәрләренең бүлү челтәрләреннән файдалану буенча электромонтеры Сергей Михайлович Рогожкин, Чистай электр челтәрләре “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы - Алексеевск район электр челтәрләренең бүлү челтәрләреннән файдалану буенча электромонтеры Сергей Михайлович Шухляев, Чистай электр челтәрләре “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы - Алексеевск район электр челтәрләре хезмәтенең әйдәп баручы инженеры Александр Васильевич Шмагин халыкны, шулай ук социаль-мәдәни һәм сәнәгать билгеләнешендәге объектларны электр белән бертуктаусыз тээмин иткәннәре өчен Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.