Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм республика кырларында саклану чараларын уздыру турында хәбәр итте

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм республика кырларында саклану чараларын уздыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында  ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов шушы көннәрдә Татарстан буенча чәчүлекләрнең кабул ителүен әйтте. “Гомумән алганда, басуларның торышы начар түгел, ләкин аларның потенциалын саклау өчен урынлы эшләү кирәк. Иртә язгы культуралар өчен бу чор чүп үләннәр белән көрәшүдә бик четерекле була”, - диде ул.

Шулай ук ул республикадагы күп кенә районнарның саклау эшләре белән яфракларны тукландыруны  берләштереп башкаруларын ассызыклады. “Алар нәтиҗәле һәм  массакүләм булырга тиеш. Бүген барлык районнар да күпьеллык үләннәрне чабарга кереште, дип өстәде министр. Хәзергә беренче 10 тонна сенаж һәм 1 мең тонна печән әзерләнгән. Быел барлыгы терлек азагын 500 мең гектар мәйданнан әзерләү бурычы тора.

Алдагы атнада республиканың терлек азыгы әзерләү комплексын кабул итү комиссиясе оештырылган иде. Техниканың әзерлеге белән бергә терлек азыгын саклау урыннарын да карадылар. Барлыгы 700 заманча терлек азыгы җыю комбайны һәм 430 үзйөрешле чапкыч кулланылачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International