РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Алексеевск районы депутатлары белән очрашу үткәрде

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

 

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Алексеевск районы депутатлары, муниципаль берәмлек башлыгы Сергей Демидов һәм  башкарма хакимият  вәкилләре белән очрашты, очрашу вакытында катнашучылар авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасының гамәлгә ашырылуы турында фикер алыштылар.

 Фикер алышу барышында парламентарий, дәүләт программасын кабул итү  авылны үстерү өчен вакытлы һәм кирәкле адым булып тора, дип билгеләп үтте. Ләкин программа концепциясе җитди эшләп җиткерүне таләп итә. Программаның максаты -  сан күрсәткечләренә ирешү генә түгел, ә бәлки авыл кешеләренең тормыш  сыйфатын яхшырту да. Монда авыл халкының үзләренең фикерен ишетү мөһим, дип билгеләп үтте.

Ольга Павлова җирле үзидарә вәкилләренә Татарстанда аны гамәлгә ашыруга актив керешү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Моның өчен авыл җирлекләре башлыкларына көзгә әлеге программаның төп эш юнәлешләрен конкрет территорияләрдә аларның үзенчәлекләрен исәпкә алып формалаштырырга кирәк.

Район башлыгы Сергей Демидов, әлеге программа авылга яңа тормыш өрергә тиеш, дип ассызыклады:

  • Программа  әгәр аның ярдәмендә инфраструктура проблемасын хәл итеп булса, нәтиҗәле булачак – болар, беренче чиратта, су һәм юллар. Шулай ук ташламалы ипотека һәм бушлай укыту механизмнарын файдаланып, квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә.

 Җирлек башлыклары белән очрашканнан соң депутат-бердәмроссияле “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә район башлыгы Сергей Демидов белән гражданнарны кабул итте. Алексеевскилылар  закон чыгару хакимияте вәкиленә төрле мәсьәләләрне хәл итүдә булышуын сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мөрәҗәгатьләр арасында торак-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм сорау да,  бистә урамнарының берсендә эчәргә яраклы су белән тээмин итүдә булышу да бар иде. Алар барысы да эшкә кабул ителде һәм контрольгә куелды.

 Эш сәфәре барышында Ольга Павлова шулай ук үзәк район хастаханәсенә, капиталь ремонттан соң ачылган йөзү бассейнына һәм “Юл төзүчеләр” паркына барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International