Сабантуй-2019

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

 

 

 

Бүген   Чулман елгасы ерактан күренеп тора торган  мәйданда Алексеевск Сабантуе җәелеп китте!

Бәйрәм кунакларын ипи-тоз белән капка төбендә каршыладылар.

 Сабантуй атлар чабышыннан  башланып китте. Тамаша трибунасы  җанатарлар белән тулды,  җайдаклар осталыкларын, гайрәтләрен, батырлыкларын күрсәттеләр.

 Язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән килгән кунакларны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов котлады. Ул, сабан бәйрәме халкыбызның иң яхшы сыйфатларын – хезмәт сөючәнлеген, җиңүгә ихтыярын, үзара тыныч яшәвен, Ватанга һәм мәдәнияткә мәхәббәтне гәүдәләндерә, диде.

 Мәйданның нәкъ уртасында хезмәтләре төбәкнең  азык-төлек тотрыклылыгы нигезе булып торган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Мәсәлән, Вячеслав Капралов («Алексеевск» халык предприятиесе) «Беларус» тракторында   - 600 гектардан артык, «ВЗП Төньяк Алексеевск” предприятиесендә эшләүче Әлфир Әхмәтвәлиев  508 га сабан ашлык чәчте, 350 гектардан артык тырмалады. “Алга” колхозыннан шуның өстенә язгы чәчү барышында авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында делегат та булган Ринат Садыйков 118 гектар чәчте һәм 365 гектардан артык культивацияләде. Сүз уңаеннан әйткәндә, Ринат Нариман улы “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән исемгә дә лаек. Сабантуйны ачу тантанасында әләмне күтәрү хөрмәте нәкъ менә аңа эләкте. Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов чәчү батырларын, район хуҗалыгы алдынгыларын һәм механизаторларын бүләкләде.

  - Сабантуй  туган җирнең гүзәллеген,  тормыш символы – икмәкнең чын кыйммәтен данлый. Бәйрәм алдыннан алексеевскилыларга, туган районы хакына намус белән эшләүче, авыл хуҗалыгын үстерүгә үзенең бөтен белемен һәм көчен куючы бөтен кешегә рәхмәт әйтәм, - диде Сергей Анатольевич.

ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Иванович Демидов, ТР Дәүләт Советы  депутаты Фоат Вәли улы Вәлиев, Алексеевск якташлык җәмгыяте Советы рәисе Валентина Николаевна Липужина, Татарстан  Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Наил Рәшит улы  Мөхәммәтшин, генераль директор урынбасары  -  “Татнефть  ачык акционерлык җәмгыяте департаменты директоры Дамир Фәрит улы Мөхәммәтшин,  ТР Сәламәтлек саклау министрының  беренче урынбасары Әлмир Рәшит улы Абашев, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясенең Казан филиалы директоры Борис Фёдорович Захаров мәртәбәле кунаклар булдылар.

 Күптәнге традиция буенча бүген  мәктәпне тәмамлаучыларны һәм гаилә парларын – яңа өйләнешүчеләрне һәм “алтын” парларны: Нәбиуллиннарны, Никитиннарны, Бәшировларны, Клементьевларны, Калининнарны, Тютляевларны, Маркачевларны, Горбатовларны һәм Хәлиловларны хөрмәтләделәр. Шулай итеп, Алексеевск Сабантуе өч буынны: үсмер чакны, яшьлекне һәм җитлеккән чорны берләштерде.

Санитария-экология икеайлыгы йомгаклары буенча иң яхшы авыл җирлекләре һәм район предприятиеләре билгеләп үтелде.

 Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң тамашачыларны  Алексеевск Сабантуеның махсус кунагы Фирдүс Тямаев сөендерде.

Иң нәни балалар өчен балалар шәһәрчеге: аттракционнар, батутлар, карусельләр эшләде. Алексеевск һөнәрчелек осталары үзләренең “Рус ишегалдында” исемле экспозицияләрен җәелдереп җибәрделәр. Биредә үк үзешчән сәнгать артистлары кунакларны халык җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.

Спорт  бәйгеләре  Сабантуйның иң үзгәрешсез тамашасы булып калалар. Мәйданда  спортның төрле төрләрендә  ярышырга мөмкин иде. Ләкин тамашачыларның игътибарын бигрәк тә милли көрәш җәлеп итте. Алексеевскилы Илнар Закиров  Сабантуйның абсолют чемпионы, батыры булды. Тагын бер кызыклы тамаша – Кр.Бараннан Илья Фомин җтез генә биек, шома колга башына менеп, әтәч салынган кәрзинне алып төште. Дөнья һәм Европа чемпионаты Артур Макаров, армрестлинг буенча ярышларда  “алтын”ны беркемгә дә бирмичә,  пьедесталның югары баскычына күтәрелде.

Сабантуй – басуда киеренке хезмәтне, көч, җитезлек һәм  гайрәтлелекне данлаучы күп гасырлык бәйрәм. Ул милли рухны, татар халкының борынгы мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсен, аның күңел халәтен һәм талантларны ачу өчен менә дигән мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International