2019 елның 11 июнендә иртәнге 8 дә Алексеевск ш.т.б., Казаков урамы, 8 нче йортта урнашкан социаль яклау бүлегендә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаганнарга хокук ярдәме күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү булачак.
Кабул итү прокуратура, суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашында узачак.
Белешү өчен телефон: 2-38-19.