Министрлыкта АПК хезмәткәрләренә социаль ярдәм һәм хокукый яклауның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 7 июне, җомга

6 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК хезмәткәрләре һөнәри берлегенең 100 еллык юбилеена багышланган Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасының түгәрәк өстәле узды. Фикер алышу темасы республиканың агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү һәм хокукый яклауның актуаль мәсьәләләре булды.
Чарада Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, ФПРТ рәисе урынбасары Татьяна Васильева, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры, Эш бирүчеләр вәкиле Наил Гобәйдуллин, Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе урынбасары Зөфәр Баязитов, шулай ук район һәм башлангыч һөнәри берлекләре оешмалары рәисләре, яшьләр советы әгъзалары һәм тармакның профсоюз активы катнашты. 
"2019 елда РФ АПК хезмәткәрләре профсоюзы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлбәттә, бу барыбыз өчен дә бик мөһим вакыйга», - дип әйтеп китте  Фәридә Гарифуллина түгәрәк өстәл эшен ачып.  
Түгәрәк өстәл эшенең көн тәртибенә социаль партнерлык, хезмәт хакын күтәрү һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә яхшы хезмәт шартларын тәэмин итү, социаль-икътисадый гарантияләр мәсьәләләре куелган иде. 
Фәридә Гарифуллина республика профсоюз оешмасы үзенең юбилеен билгеле бер уңышлар белән каршылый, дип билгеләп үтте. Төбәк оешмалары рейтингына карасак, РФ 82 төбәк оешмасы арасында беренче чиректә республика оешмасы.  Оешма эшчәнлеген бәяләүнең төп критерийлары - социаль партнерлык принципларын үстерү, тармак килешүе булу, предприятиеләр һәм оешмаларда гамәлдәге күмәк шартнамәләрнең бәясе, берлек эчендәге һәм финанс эшчәнлеге.  Әгъзалар базасын арттыру буенча актив эш алып барыла. 2018 елдан башлап 12 башлангыч профсоюз оешмасы төзелде. Әлбәттә, бу безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе.
Бу елның май аенда 2019-2021 елларга чираттагы тармак килешүе имзаланды. Тармак килешүенең төп максаты - тармак хезмәткәрләренең реаль керемнәрен системалы рәвештә арттыру, авыл хуҗалыгында реаль хезмәт хакы дәрәҗәсен республика буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсеннән 80% ка җиткерү.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International