Яшь татарстанлылар җәйге лагерьларда финанс грамоталыкларын күтәрәләр

2019 елның 7 июне, җомга

Татарстанда сәламәтләндерү лагерьларында Идел буе федераль округында беренче тапкыр үткәрелә торган финанс грамоталылыгы буенча профильле смена старт алды.  Балалар уен формасында үз финанслары  белән идарә итүдә өлкәннәр бурычларын хәл итәргә,  вкладлар ачарга,  кредит йөкләмәләре белән исәп-хисап ясарга һәм банк карталарыннан җаваплы файдаланырга өйрәнәләр.

 Яшүсмерләрне төрле формаларда дәресләр: интерактив практикумнар, эшлекле уеннар, кейслар көтә. Программа 15 сәгатькә исәпләнгән һәм ул укучылар белән бушлай .  Дәресләрне  бүлекчә хезмәткәрләзре -  Россия банкысының Идел—Нократ дәүләт учреждениесенең  Татарстан Республикасы буенча Милли банкы хезмәткәрләре үткәрә. Курс финанс  көрәше белән тәмамланачак.

Профильле смена  урта мәктәп яшендәге балаларның финанс грамоталылыгын күтәрү өчен  оештырылган. Дәресләр  “Ялкын” (“Пламя”)  сәламәтләндерү лагере  базасында 2019 елның 7 июненнән 17 июненә кадәр узачак.

Профильле сменадан тыш, җәй буена Татарстан Республикасы сәламәтләнделү лагерларында  Россия банкы белгечләре финанс грамоталылыгы буенча тематик дәресләр үткәрәчәкләр.

  • Хәзерге вакытта балалар лагере – балаларның күңел ачу һәм ял итү лагере генә түгел, ә  бала мәнфәгатьләре буенча күнекмәләрне һәм белемнәрне күтәрү урыны да.  Уеннарны дәресләр һәм  алган белемнәрне практикада   куллану мөмкинлеге белән  бергә алып бару  бик әйбәт нәтиҗәләр бирә, -

 ди Россия Федерациясе Үзәк банкының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе управляющие Марат Шәрифуллин.

Оешкан төркемнәр өчен, шул исәптән Россия Федерациясе Үзәк банкының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе бинасында бушлай чаралар оештырып  үткәрү мәсьәләләре буенча 8(843) 235-05-28 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International