Пенсионерлар өчен ташламалар турында

2019 елның 7 июне, җомга

350-ФЗ санлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе законнарында  гражданнарның хокукларын саклау һәм үтәү өчен   “пенсия алды яше” дигән төшенчә кертелде.

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен  элек пенсия яшенә җиткәннән соң бирелә торган  социаль ярдәм  чаралары һәм ташламалар: бушлай дарулар һәм транспортта йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, милек һәм җир салымыннан азат итү һәм башкалар саклана.

2019 елдан пенсия алдындагы кешеләр өчен  ел саен диспансерлаштыру белән бәйләнгән яңа ташламалар һәм эш белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләре кертелә.   Эш бирүчеләргә карата  пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне эштән чыгарулары яки аларны  яше аркасында эшкә алудан баш тартулары өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.  Эш бирүчегә шулай ук ел саен пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә эш хакын саклап, диспансерлаштыру узуга бушлай ике көн   бирү вазыйфасы йөкләнә.
Күпчелек пенсия алды яшенә хокук,  күчеш чорын исәпкә алып, биш ел элек яңа пенсия яшенә кадәр, ягъни хатын-кызлар өчен – 51 яшьтән, ир-атлар өчен 56 яшьтән башлап барлыкка килә. 2019 елдан һәм шуннан соң 1968 елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 1963 елгы һәм аннан өлкәнрәк  ир-атлар  ташламалар  хокукыннан файдаланалар.

  
  
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International