Сабантуй программасы

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Якшәмбе көнне, 9 июньдә,район үзәге  мәйданында Сабан бәйрәме - Сабантуй булачак. Бәйрәмне ат чабышлары башлап җибәрәчәк, алар иртәнге 9да башланачак.

Бәйрәмне тантаналы төстә ачу  ун туларга 15 минутта билгеләнә. Мәйданга чәчү батырлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары алдынгылары, мәктәпне тәмамлаучылар, яшь һәм «алтын» парлар чыгачак. Бәйрәм программасында: спорт бәйгеләре, традицион күңелле конкурслар, шул исәптән Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм аның иҗат төркеме катнашында Казан   артистларыконцерты, шулай ук Алексеевск районының иҗат коллективлары чыгышлары. Сәүдә рәтләре эшләячәк. Иң нәниләр  өчен «Балалар патшалыгы» аттракционнары җәелдереләчәк. Бәйрәм кунакларын «Jast Brass» тынлы “банда”сы сөендерәчәк. Теләүчеләр өчен күңел ачу программасы белән «Рус авылы» эшләячәк. Бәйрәм кунаклары бушлай кыздырган туңдырма белән сыйлана алачаклар. Балаларны питон, сурикатлар, Корелла һәм Розелла попугайлары, шиншилла, Африка керпесе, декоратив йорт куяннары, диңгез дуңгызы, зур коры җир ташбакасы, чебешләр, сакаллы агама, эублефар кәлтәсе, әкәм-төкәм, кош ашаучы үрмәкүч, исполинский веслоног бакасы, Калифорния сөт еланы кебек җәнлекләр сөендерәчәк. Теләге булган бөтен кеше конкурсларда, уеннар һәм ярышларда катнаша алачак, болар - милли көрәш, багана башына әтәч алырга менү, гер күтәрү, кашык белән авызга йомырка кабып йөгерү, канат тарту, капчык киеп йөгерү, армрестлинг, чүлмәк вату, волейбол, пляж во- лейболы, призлар кисеп алу, капчыклар белән сугышу, көянтә белән йөгерү, авыш колгада йөрү, “катыктан акча табып ал” конкурсы, таяклар тартышу, стритболл, утын кисү, супергородки уеннары, футбол, бадминтон, «утын яру», «чалгы белән чабу ярышлары». Бирегә үз ав омобилегездә генә түгел, ә җәмәгать транспортында да килергә мөмкин булачак. Бәйрәм көнендә Мамонов урамы - Сельхозтехника – «Кама» кинотеатры – «Факел» кибете - Пенсия фонды - Совет урамы – 2 нче Алексеевск урта мәктәбе – «Красный восток» клубы - Мәйдан маршруты буенча автобус рейслары оештырылачак. Район авылларында Сабантуйлар бер көн алдан – 8 июньдә узачак, алар иртәнге 10 да, бары тик Ялкын авылында гына шул ук көнне Сабантуй кичке 4тә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International