Бу көнгә “Эколята, дошколята – друзья и защитники природы” бәйрәмен дә туры китерделәр, чөнки табигать тә, хайваннар дөньясы һәм үсемлекләр дөньясы да яклауга мохтаҗ. Ә яклау һәм кайгырту турында кеше үзе: өлкәннәр дә, балалар да уйларга тиеш.
Бәйрәмгә Экология Феясе килде, ул бөтенесен дә икеләтә бәйрәм белән котлады. Убырлы Карчык очып килеп, барысын да бозып ташларга тырышты. Аннары Лесовичок килеп җитте һәм ул Фея, балалар белән бергә эколяталарның кемнәр булуын һәм табигатькә ничек карарга кирәклеген Убырлы Карчыкка аңлатты. Һәммәсе бергәләп дуслары турында җырлар җырладылар, балаларның шигырьләрен тыңладылар, төрле уеннар уйнадылар. Саубуллашып киткәндә Лесовичок балаларга тәм-томнар тутырган тылсымлы сандыгын бүләк итте. Сабыйлар Эколятларның антын әйттеләр, ә Экология Феясе аларга Эколяталар – Табигатьне Яшь Саклаучыларның эмблемаларын тапшырды.