2019 елның гыйнвар-апрелендә Алексеевск районы халкына 81752 литр алкоголь продукциясе сатылды, узган ел белән чагыштырганда сатуның артуы күзәтелә.
“Татспиртпром” ААҖ фирма челтәренең алкоголь продукциясен сату күләмен киметүе дәвам итте, “Арыш мае” кибетләре аны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,9% ка кимрәк сатты.
Районның эчке базарына кайтарыла торган продукцияне сату күләме 4 процентка артты, алып кайтыла торган аракыны сату күләме кимеде һәм узган ел дәрәҗәсенә карата 98 процент тәшкил итте.
Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясе 2 процентка кимеде, шул ук вакытта аракы сату узган ел дәрәҗәсендә калып, 4,5мең дал тәшкил итте.
2019 елның гыйнвар-апрелендә алкоголь продукциясе җан башына 3,24 л сатылды, бу - узган елгы дәрәҗәгә карата 102%.
«АБ ИнБев Эфес” АҖның Казан филиалы, “Булгарпиво”ААҖ, «Белый Кремль»ААҖның сыра белән тәэмин итүе турындагы мәгълүматлар буенча бу елның дүрт аенда Алексеевск районында халыкка чынлыкта 12,6 мең дал сатылды, бу - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,4 тапкыр күбрәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы