2019 елның 1 июнендә район ветераннар советы рәисе Е.С.Макарихина, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н.А.Семина күп балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск ш.т.б. кешесе Машина Александра
Федоровнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А. Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Машина Александра Федоровна 2019 елның 1 июнендә Ульяновск өлксенең Иске Майна районы, Жидяевка авылында туа. 12 яшеннән өлкәннәр белән беррәттән басуда эшли, үгез җигеп, бөртекле ашлык ташый.
Сугыштан соң фронтларны йөреп кайткан егеткә кияүгә чыга, ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бөтен хезмәт эшчәнлеге «Красный
восток» совхозында уза, эш стажы - 40 ел. 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар.