Тыл хезмәтчәне юбилее

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

2019 елның 1 июнендә Ялкын авыл  җирлеге башлыгы И.В.Гущина, Ялкын авыл  җирлеге сәркатибе О.Ю.Гайванюк күп  балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Караваево авылы кешесе  Назарова Валентина Васильевнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы,  Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А. Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

 

Назарова Валентина Васильевна Татарстан АССР, Алексеевск районы, Караваево авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Басуда эшли, урман кисү эшләренә йөри, болында печән чаба, атлар җигеп, ашлык ташый.

1953 елда кияүгә чыга. Ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.  Бөтен хезмәт эшчәнлеген ул туган авылына багышлый. 1984 елда лаеклы ялга чыга. Валентина Васильевнаның 8 оныгы  һәм 13 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International