Экологик икеайлык йомгаклары буенча республиканың иң
чиста шәһәрләре һәм районнары аталды.
1 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов «ЭкоЯз-2019» санитария-экологик икеайлыгында иң актив катнашучыларны бүләкләде.
Алексеевск районы конкурс нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы му- ниципаль берәмлек» номинациясендә «Үзәге - шәһәр тибындагы
бистә, авыл статусында булган иң яхшы муниципаль район»
номинациясендә мактаулы 3 нче урынны алды.
Бу номинациядә җиңүчеләр:
1 нче урында – Биектау районы;
2 нче урында – Саба районы;
3 нче урында – Алексеевск районы.
Бүләкне Президент кулыннан Алексеевск районы башлыгы
урынбасары Галина Белова алды. Йомгаклар ясаганда табигатьне саклау законнарын бозуның ачыкланган һәм бетерелгән очраклары, шул исәптән рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын бетерү, үткәрелгән экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары, акцияләргә кушылган кешеләр саны һәм башка
күрсәткечләр исәпкә алынды.