24 майда славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне һәм китапханәләр көне алдыннан «Красный восток» китапханәсендә җирле шагыйрә Надежда Павлова Елизарова белән иҗади очрашу булып узды.
Очрашуга китапханә укучылары һәм шагыйрәнең дуслары җыелды. Чара башында китапханәче Татьяна Счастлива славян язуы тарихы һәм беренче китапханәләрнең барлыкка килүе буенча “Балчыкка язудан алып басма биткә” слайд-презентациясе ярдәмендә кыскача экскурсия ясады. Шулай ук «Якташларыбыз иҗаты белән танышыгыз» дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылды. Аннан соң Надежда Елиза- рованың үзенә сүз бирелде. Надежда Павловна үзенең чыгышын бәйрәмгә язылган «Кирилл и Мефодий – два брата святых» шигы- реннән башлап җибәрде. Алга таба Надежда Павловна табигать, хисләр, гаилә, балачак, изге урыннар буйлап сәфәрләре турында шигырьләр укыды. Чарада катнашучылар күп кенә сораулар бир- деләр. Аларны, шигырьләрегез ничек туа, беренче шигырегезне кайчан яздыгыз, аларны кайда бастырасыз һәм яңа китабыгыз кайчан басылып чыгачак? дигән сораулар кызыксындырды. Надежда Елизарованың шигырьләре ихлас, кешелекле, зирәк – беркемне дә битараф калдырмый. Бу мөлаем ханымның иҗаты белән алга таба танышу теләге үзеннән-үзе барлыкка килде. Тыңлаучылар кызыклы очрашу өчен рәхмәт әйттеләр, зур иҗади уңышлар, яңа кызыклы шигырьләр язылуын теләделәр. Чарада катнашкан бөтен кеше очрашуның дәвам иттереләсенә өмет белдерде.