“Алексеевск чаң тавышлары-2019” кыңгырау чыңы фестивале

2019 елның 1 июне, шимбә

 Алексеевскида  “Алексеевск чаң тавышлары-2019” кыңгырау чыңы фестивале булды.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Алексеевск чаң тавышлары” толерантлык, дуслык, тынычлык һәм татулык үрнәгенә әйләнде”.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  “Алексеевск чаң тавышлары” кыңгырау чыңының XVII фестивале ачылышында катнашты.

Фәрит Хәйрулла улы, фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, республикада милләтара тынычлыкны ныгыту өчен әлеге вакыйганың мөһим әһәмиятен билгеләп үтте:

  • “Алексеевск чаң тавышлары” республикабызда рухи дөньяның, татулыкның визит карточкасына әйләнде. Хөрмәтле фестиваль кунаклары һәм катнашучылары, республика җитәкчелеге, Татарстан халыклары ассамблеясе исеменнән сезне әлеге бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Фестиваль диндарлар, правослау динен тотучылар, башка дин вәкилләренең бик тә кирәкле очрашу урынына һәм толерантлык, дуслык, тынычлык һәм татулык үрнәгенә әйләнде. Сезгә бу бәйрәм өчен рәхмәт, сез аны респубикабызда 17 ел оештырасыз инде.

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов фестивальдә катнашучыларга  халык традицияләрен саклауны һәм арттыруны дәвам иттерүне һәм кыңгырау чыңы осталыгында камилләшкәннән-камилләшә баруны теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин  фестиваль директоры Надежда Тарасовага һәм  “Элита” үрнәк хореография коллективы җитәкчесе Елена Секалинага  ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Ачылу  тантанасында Казан һәм Татарстан Митрополиты  Феофан катнашты, ул Чиркәүдә гыйбадәт кылды. Митрополит ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовка фестивальгә даими  төстә ярдәм итеп  торганы өчен рәхмәт әйтте һәм аны икенче дәрәҗә Казан Изге Ана иконасы медале белән бүләкләде.

 Фестивальдә бөтен Россиядән һәм Беларусь Республикасыннан килгән 40 тан артык чаң кагучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International