Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Татарстан студенты “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә WorldSkills Russia җиңүчесе булды
2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Казанда Игенчеләр сараенда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүчеләрне котлаганнар. Аларга Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылган. Әлеге ярышлар бу елның апрель аенда Ростов өлкәсенең Качкан бистәсендә узган. Сарман аграр көллиятенең 4нче курс студенты Азат Тимербаев «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүче булган. Шушы ук көллиятнең 3нче курс студенты Булат Хәлиуллин аграр профильдәге һөнәри белем оешмалары арасында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасында җиңү яулаган. Бүләкләү тантанасында Азат Тимербаевка һәм Булат Хәлиуллинга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылган. «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә студентлар әзерләүгә нәтиҗәле эш башкарганнары һәм өлеш керткәннәре өчен Сарман аграр көллияте хезмәткәрләре укытучылар Илшат Гәрәев, Данир Хәсәншин, җитештерүгә өйрәтү мастеры Фәнис Мөхәммәтшин, көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын алган. Шундый ук бүләккә Казан дәүләт аграр университеты укытучылары кафедра мөдире вазифаларын башкаручы, доцент Дамир Хәлиуллин, доцентлар Фәрит Шәфигуллин һәм Александр Матяшин лаек булган. WorldSkills Russia чемпионатында җиңүче Азат Тимербаев чемпиогат ярышларының Ростов өлкәсендә 25 апрельдә узуы, анда 50 дән артык егет катнашуы турында сөйләде. - Биремнәр бик җиңелләрдән булмады - CLAAS AXION 820 тракторына диагностика ясау, МТЗ-1523 нең клапаннарын һәм кабызу системаларын көйләү. Мин бу биремне үти алуыма һәм беренче урынга лаек булуыма бик шатмын. Укытучыларыма чемпионатка әзерләнүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен, - диде Азат Тимербаев. Киләчәккә планнары турында сөйләп, ул инженер һөнәре алырга һәм документларын Казан дәүләт аграр университетына керү өчен тапшырырга җыенуын хәбәр итте. Булат Хәлиуллин Бөтенроссия чемпионатында “Авыл хуҗалыгы техникасын йөртү” номинациясендә җиңүче булуын хәбәр итте. - Олимпиада апрельдә Мәскәү өлкәсенең Луховицы шәһәрендә узды. Киләчәккә планнарыма килгәндә, миңа әле көллияттә тагын бер ел укыйсы бар, ә аннан соң, Азат Тимербаев кебек үк, аграр университетка керергә ниятлим, - диде ул. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә, атап әйткәндә, Казанда 20 майдан 24 майга кадәр WorldSkills Russia һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионаты уза. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенциясе буенча егетләр һәм кызлар “Ипи пешерү” һәм “Ветеринария” юнәлешләре буенча үз осталыкларын күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Алексеевскида 19 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11˚ка югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр булачак.
17
май, 2026 ел
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне»акциясе узды
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «БУТЛЕРОВ- АРБУЗОВ: гениальлек химиясе» дигән чара узды.
17 майга һава торышы фаразы
Алмашынучан болытлы һава. Явым - төшемсез.
16
май, 2026 ел
Алексеевскида «Алексеевские перезвоны»XXIV чаң чыңы фестивале узды
Җәмигъ мәйданында Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан чаң кагучылар җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз