БАЛАЧАКНЫ ЯКЛАП

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе


 

31 майда Казанда «Балалар мәсьәләсе» исемле Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе химаясе астында иртәнге 9 дан көндезге 1 гә кадәр Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт) «Балалар мәсьәләсе» исемле Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрүне планлаштыра. Гражданнарга хокук ярдәме күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак: баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау; баланың сәламәт- леген һәм сәламәт үсү хокукын саклау; баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да, мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү; социаль тәэмин итүгә хокукын үтәү; баланың торак, башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һ.б. Кабул итүгә язылу таләп ителми

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International