Үткәрелгән тикшерүләр, алкоголь продукциясе сату турында \МӘГЪЛҮМАТ 21 май, 2019 ел, сишәмбе

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Үткәрелгән тикшерүләр, алкоголь продукциясе сату турында \МӘГЪЛҮМАТ
21 май, 2019 ел, сишәмбе
Алексеевск районында 117 сәүдә объектында 15 оешма алкоголь продукциясен ваклап сата
Алексеевск районында 117 сәүдә объектында 15 оешма алкоголь продукциясен ваклап сата. Алексеевск ш.т.б.да 38 сәүдә объекты ваклап сатуны тормышка ашыра, шулардан Татпотребсоюзның дүрт объекты, «Татспиртпром»ААҖ челтәренең ике сәүдә объекты һәм коммерция оешмаларының 32 сәүдә объекты ваклап сатуны гамәлгә ашыра.
 Авыл җирләрендә алкоголь продукциясен 79 сәүдә объекты ваклап сата, шулардан өч сәүдә объекты - «Татспиртпром» ААҖныкы, 40 сәүдә объекты - Татпотребсоюзныкы, 36 сәүдә объекты - коммерция оешмаларыныкы.
 Алкоголь продукциясен сату
 (литр)
Сату күләме
Алкоголь продукциясен 2019 елда сату күләме
2018 ел, 2012 ел чорына карата % ларда
 Исеме
 2019 елның өч аенда
 2018 ел
2012 ел
  2019 елның өч аенда
2018 елга карата
2019 елның өч аенда
2012 елга карата

Татпотребсоюз
8354
8535
16734
97,9
49,9
Фирма кибетләре
1857
2008
7245
92,5
25,6
Башкалар
50333
49390
63608
101,9
79,1
Башкалар
60544
59933
87587
101,0
69,1
Бу елның беренче кварталында барлыгы 60544 литр алкоголь продукциясе сатылды (2018 елда – 59933 л), узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сатуның 1% ка артуы күзәтелә: шул исәптән Татпотребсоюз предприятиеләре 8354 литр (2018 елда – 8535 л) сатты, сату күләме 2,1% ка кимеде, фирма челтәре буенча 1857 литр алкоголь продукциясе ( 2018 елда – 2008 л) сатылды, кимү узган ел белән чагыштырганда 7,5% тәшкил итте; коммерция структуралары 50333 литр (2018 елда –49390 л) сатты, сату 1,9 % ка артты.
Алып кайтылган алкогоголь продукциясен сату 4 процентка артты, алып кайтылган аракыны сату кимеде һәм узган ел дәрәҗәсенә карата 98 процент тәшкил итте.
 Республикада җитештерелгән алкоголь продукциясенең 1% ка кимүе күзәтелә, шул исәптән аракы сату узган елгы дәрәҗәдә калды һәм 3,2 мең дал тәшкил итте.
 Бу елның беренче кварталында җан башына исәпләгәндә алкоголь продукциясе сату күләме 2,4 л тәшкил итте, бу – узган елгы дәрәҗәгә карата 102%.
  «АБ ИнБев Эфес»АҖ ның Казан филиалы, «Булгарпиво»ААҖ, «Белый Кремль» ААҖ мәгълүматлары буенча 2019 елның беренче кварталында Алексеевск районында чынлыкта 8,3 мең дал сатылды, бу - узган елның шул ук чорындагыга караганда 2,2 тапкыр күбрәк (3,7 мең дал).
 Контрольлек итү чараларын гамәлгә ашыру өлкәсендә
 Бу елның гыйнвар-мартында территориаль орган белгечләре административ тикшерү кысаларында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча өч тикшерү (2018 елда – 5, шулардан: район эчке эшләр бүлеге белән бергә – 2, административ тикшерү кысаларында - 3) үткәрделәр.
 Кулланучы хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрне карау
2019 елның гыйнвар-мартында Алексеевск районы буенча 42 мөрәҗәгать килде (2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 16,7% ка күбрәк), шуларның 39 ы телдән (4 есе – шәхси кабул итү барышында, 35 е – телефон буенча), 3 язма мөрәҗәгать.
Алар барысы да кулланучылар файдасына хәл ителде, телдән мөрәҗәгатьләр буенча кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы нигезендә консультация бирелде.
 Башка чаралар
 2019 елның гыйнвар-мартында кулланучылар базарында хокук бозуларны булдырмау буенча түбәндәге профилактик чаралар үткәрелде:
 хуҗалык итүче субъектлар өчен 9 чара (киңәшмәләр, өйрәтүче семинарлар) оештыруда һәм үткәрүдә катнашуга кабул ителде (2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсендә), кулланучылар өчен 25 чара гражданнарны күчмә кабул итүләр, консультация өстәлләре, базарларда кизү торулар, уку учреждениеләрендә кулланучылар белемнәрен пропагандалау һ.б.лар) үткәрелде, бу - 2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 13,6% ка югарырак.
Территориаль орган белгечләре кулланучылар базарының торышы үзгәрешенә анализ ясадылар, азык-төлек бәяләренең үзгәреп торуын күзәтеп торалар, аракы бәяләре һәм ассортиментына мониторинг үткәрәләр.
 Алексеевск районының сәүдә предприятиеләрен тикшергәндә республикада җитештерелгән азык-төлек товарларының: сөт ризыклары, ипи-күмәч әйберләре, шикәр, ярмалар, макарон әйберләре, сырлар, колбаса әйберләре, ит ярым фабрикатлары, кош ите, йомырка, кондитер әйберләренең киң ассортиментта тәкъдим ителүе билгеләнде.
Гомуми сату күләмендә Татарстан Республикасыннан читтән алып кайтыла торган продукция аз гына өлешне алып тора.
2019 елның 22 мартына социаль яктан әһәмиятле товарларның уртача ваклап сатып алу бәяләре түбәндәгечә:
2,5% майлылыктагы сөтнең литры – 39,30 сум, 1% майлылыктагы кефирның литры - 45,57сум, 2,5% майлылыктагы катыкның литры - 73,11 сум, 15% майлылыктагы каймакның литры - 130,84 сум, майсыз эремчекнең килограммы - 239,60 сум, крестьян маеның килограммы - 499,72 сум; "Дарницкий” ипиенең килограммы - 39,53 сум, “Авыл” ипиенең килограммы - 42,05 сум, “Ак” ипинең килограммы - 50 сум.
 Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Чистай территориаль органы начальнигы А.А. Панов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International