"Алекесеевск чаң тавышлары" кыңгырау чыңы фестиваленә чакырабыз

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2019 елның 1-2 июнендә Алексеевск бистәсендә “АЛЕКСЕЕВСК ЧАҢ ТАВЫШЛАРЫ” XVII кыңгырау чыңы фестивале булачак. Фестивальнең темасы: «Покров и щит Руси святой». Фестиваль Казан шәһәрендә “Ахтыр” дип аталучы Изге Ана иконасының пәйда булуының 440 еллыгына, шулай ук әһәмиятле даталарга: чиркәвебезнең һәм бистәбезнең яклаучысы изге Алексийның 715 еллыгына (1314–1392), Троица-Сергиев лаврына нигез салучы преподобный Сергий Радонежскийның 705 еллыгына, русның изге кешесе преподобный Серафим Саровскийның 265 еллыгына, рус флоты адмиралы Ф.Ф. Ушаковның 275 еллыгына багышлана. Фестивальдә Россия, Белоруссия, Украина чаң кагучылары, дини һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылары, фольклор һәм төрле жанрдагы бию коллективлары катнашачак. Казак, халык җырлары һәм дини җырлар, төрле традицияләр һәм мәктәпләрнең кыңгырау чыңнары яңгыраячак. Программада: “Осталар шәһәре” халык һөнәрчеләре әйберләрен сату, мастер-класслар эше, балалар мәйданчыгы; - хәрби- тарихи клублар катнашында “Казаклар бистәсе” проекты; - “Балалар мәйданчыгы” проекты. Фестиваль программасы: 1 июнь, шимбә: - гыйбадәт кылу - 8.00 - 10.00; - фестиваль ачылу (гала-концерт) - 11.00 -12.45; - фестиваль марафоны - 13.00 - 16.00 ; - гыйбадәт кылу - 17.00; - «Партизан FM» (Мәскәү) төркеме катнашында ачык һавада концерт - 20.00 - 22.00; - бәйрәм салюты - 22.00. 2 июнь, якшәмбе: - престол бәйрәме – изге Алексийны искә алу көне: - гыйбадәт кылу (иртәнге) - 6.00; - гыйбадәт кылу - 8.00 - 10.00; - рәхмәт гыйбадәте - 10.30; - җырчы Анна Сизова (Мәскәү) концерты - 12.00. “Алексеевск чаң тавышлары” кыңгырау чыңы фестивале Россиянең матди булмаган мәдәни мирасы буларак правослау кыңгырау чыңы сәнгатен саклауга һәм үстерүгә чакырылган. Фестивальдә Россия, Белоруссия, Украина чаң кагучылары катнашачак: - Минск, Полтава, Севастополь, Мәскәү, Бөек Ростов, Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Краснодар, Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Муром, Ярославль һәм башкаларның кыңгырау чыңы осталары; - дини һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылары, фольклор һәм төрле жанрдагы бию коллективлары: «Партизан FM» (Мәскәү) төркеме, җырчы Анна Сизова (Мәскәү), җырчы Ирина Леонова (Мәскәү), Белоруссия филармониясе ансамбле (Минск), автор-башкаручы Станислав Бартенев (Мәскәү), «Варвара» хоры (Казан), «Раздолье» казаклар ансамбле (Камышин), «Волжские станичники» казаклар ир-атлар хоры (Самара), «Радужные веселинки» (Казан), «Вербное воскресение» (Ижевск), «Песочное шоу» Ксения Ионина һәм башкалар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International