"Бәллүр каләм" Алексеевск районына эләкте

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

 Казанда журналистика һәм   массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә “Бәллүр каләм – Хрустальное перо-2019” XXII Республика конкурсына йомгак ясалды.

 Алексеевск районының “Заря” район газетасы редакциясе җиңүче булды. Җиңү “Объектив аша караш” номинациясендә яуланды.
 Бүләкләү тантанасы ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Конкурска йомгак ясауга Татарстанның иң яхшы журналистлары чакырылды.

 “Объектив аша караш” номинациясендә  республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары фотожурналистлары һәм телеоператорлары  катнашты. Монда  Алексей Вангаев (Алексеевск районының “Заря” газетасы)  һәм Ринат Сафин (“Яңа гасыр” ТРК) җиңеп чыкты.
  
  - Оператор күренми – ул кадрлар артында. Ләкин яхшы оператор күренә, эх, ничек кенә күренә әле. Без, режиссерлар да, яхшы оператор өчен көрәшәбез,  -  дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында ТР Кинематографистлар берлеге рәисе  Илдар Ягафаров.

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International