Район хуҗалыклары чәчү эшләрен төгәллиләр

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

16 майга 44 мең гектарга якын сабан культуралары чәчелде. Шуларның 25 гектарын бөртекле сабан культуралары тәшкил итә. Газетабызның әлеге саны чыккан вакытка сабан бодае чәчү тулысынча төгәлләнде.

Җитештерү күрсәткечләре буенча чәчүдә иң яхшы  механизаторлар билгеләнде. Р. М. Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгыннан 2000 гектар чәчкән Сергей Житин,   “Алексеевск” халык предприятиесеннән Алексей Кузьмин һәм “Родина” колхозыннан Илнур Шәфигуллин чәчү комплексларында эшләүче иң яхшы механизаторлар  булдылар.

Чәчү агрегатларында эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны «Алга» колхозыннан Ринат Ситдыйков (рәсемдә өстә) алды, ул ДТ-75 тракторында мең гектардан артык бөртекле культуралар чәчте.  Икенче һәм өченче урыннарда  - “Родина” колхозыннан Фәрит Гатин (811 гектар) һәм “Трио” хуҗалыгында эшләүче Владимир Комиссаров (497 гектар).

 Техник культуралар һәм кукуруз чәчүдә иң яхшы механизаторлар  Виктор Иванов (ВЗП “Көньяк Алексеевск”), Дмитрий Свистунов (ВЗП “Төньяк Алексеевск”) һәм Евгений Мясников (ВЗП “Биләр”).

Терлекчеләр дә темпны киметми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында  көнгә 91,6 тонна сөт җитештерелә. Шуның 81 тоннасы югары сорт белән сатыла. Бер сыерның уртача савымы 12,8 литр  тәшкил итә. Савым  буенча “Родина” колхозы алда бара, монда бер сыердан 21,7 кг сөт  алалар. “Алга” колхозында да күрсәткечләр яхшы,  анда  заманча югары технологияле комплекс эшли. Биредә көн саен 10 тоннага якын югары сортлы сөт җитештерәләр. Хуҗалыкта барлыгы 2379 мөгезле эре терлек асрала,  шуларның 585е  - сыерлар.  Бу  елның дүрт аенда колхозда 1037 тонна сөт җитештерелгән (бу - узган елга  карата  53 тоннага күбрәк). Бер сыердан савым 17,7 кг тәшкил итә. Мондый күрсәткечләргә Миңнегөл Габидуллина (рәсемдә уңда) җитәкчелегендәге ферма коллективының  ипле эшләве нәтиҗәсендә ирешелгән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International