Балык булсын!

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

 

Алексеевск укучылары балыкчыларга ясалма уылдык чәчү урыннары ясарга булыштылар.

 “Балык  булсын!” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Кама елгасы яры буенда “Юл төзүчеләр” паркы янында сигез йөз метрга якын ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды.

Экологик  акциядә бистәнең беренче мәктәбе укучылары һәм аучылар катнашты, алар киселгән ылыс ботакларыннан ясалма уылдык чәчү урыннары  ясарга булыштылар. Лаеш балык заводының биологик ресурслар комитеты хезмәткәрләре һәм балык белән шөгыльләнүчеләр   балык ылыс ботаклары арасында уылдык чәчә алсын өчен аннары аларны метр ярым тирәнлеккә  суга батырдылар.  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторы Сергей Самсонов хәбәр иткәнчә, бу акция Кама биоресурсларын сакларга ярдәм итә:

 - Хәзер Куйбышев сусаклагычының биеклеге нормадан 2,5-3 метрга түбәнрәк төште. Гадәттә балыклар уылдык чәчә торган камышлар судан ачылды, һәм балыкларга уылдык чәчәр урын калмады.  Бүген без ясаган   ясалма уылдык чәчү урыннары ярдәмендә балык уылдыгын саклап кала алачакбыз. Биләр урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт, алар уылдык чәчү җайланмаларын ясау өчен ылыслы агач ботаклары бирделәр. Мондый ясалма җайланмаларны балыкка уылдык чәчү өчен шартлар булмаган берничә урында урнаштырачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International