Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Алексеевскиның мәктәпкәчә балалары һөнәр сайлыйлар
2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Бөтен һөнәрләр мөһим, бөтен һөнәрләр кирәк Алексеевскиның 1 нче “Ромашка” балалар бакчасына йөрүчеләр һөнәри юнәлеш бирү атналыгы кысаларында ЗАГСта, гүзәллек студиясендә, туристлык агентлыгында, район газетасы редакциясендә, полиция бүлегендә һәм банк бүлекчәсендә булдылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева сөйләвеннән балалар әлеге учреждениедә яшьгаилә парларының никахларын теркәүләре турында белделәр. Алар кияү белән кәләш бүлмәсенә, никахлашуны теркәүнең төп залына керделәр. “Стиль” гүзәллек студиясендә Наталья Гусенкова балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә клиентларга хезмәт күрсәтү процессы турында сөйләде һәм кызлар өчен прическаның ничек тиз һәм җиңел ясалуын күрсәтте. “Пегас Туристик” туристлык агентлыгында балалар агентлыкның вазыйфалары, диңгездә ял итү өчен юлламаларның ничек рәсмиләштерелүләре турында белделәр. Директор Гөлназ Маннанова аларга туристлык блокнотлары бүләк итте. «Заря» («Таң») район газетасы редакциясендә мөхәррир Ирина Монина газетаның ничек ясалуы турында сөйләде. Верстальщик Алсу Мәүлетова аларның рәсемнәрен газета битенә салгач, шунда ук анда аларның рәсемнәре килеп чыгуын күреп шаккаттылар. Балалар шулай ук полиция бүлегендә дә булдылар, анда аларга экскурсия үткәрделәр, тәртип сакчыларының авыр һәм куркыныч эше турында сөйләделәр. АкБарс банкында бала-чаганы җитәкче Елена Русакова каршылады. Ул балаларны банкның эше, банкир, кассир, менеджер, консультат кебек белгечлекләр белән таныштырды, банкоматның ничек эшләвен күрсәтте. Балалар кызыксынып тыңладылар, яңа һөнәрләр турында белемнәрен арттырдылар. *** “Кояшкай” балалар бакчасы педагоглары һәм ата-аналар балалар өчен җәяүле экскурсия оештырдылар. Бакчага йөрүче сабыйлар өлкәннәрнең озатуында Ахтыр коесына һәм Чулман елгасының яр буена бардылар. Танып-белү прогулкасы вакытында алар чәчәккә күмелгән бакчаларга карап сокланып кына калмадылар, ә бәлки “Бистәне чиста һәм тәртиптә тот” дигән экологик акция дә үткәрделәр. Балалар бистә кешеләренә листовкалар тараттылар һәм аларны чисталыкны сакларга чакырдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Алексеевскида 19 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11˚ка югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр булачак.
17
май, 2026 ел
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне»акциясе узды
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «БУТЛЕРОВ- АРБУЗОВ: гениальлек химиясе» дигән чара узды.
17 майга һава торышы фаразы
Алмашынучан болытлы һава. Явым - төшемсез.
16
май, 2026 ел
Алексеевскида «Алексеевские перезвоны»XXIV чаң чыңы фестивале узды
Җәмигъ мәйданында Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан чаң кагучылар җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз