Алексеевск районында май ае техник каравы
Май аенда физик затларның дәүләт техник каравы узачак.
Физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына еллык техник карау үткәрү графигы билгеләнде:
Физик затлар игътибарына техник карау үткәрүнең түбәндәге сроклары тәкъдим ителә:
Юеш Көрнәле – 20 майда иртәнге 9 да; Лебединода – 20 майда иртәнге 10да; Березовая Гривада – 20 майда көндезге 11 дә; Новоспасскида – 20 майда көндезге 12 дә; Левашевода – 21 майда иртәнге 9 да; Войкинода – 21 майда иртәнге 10 да; Базяковода - 21 майда көндезге 11 дә; Ялкында - 21 майда көндезге 1 дә; Гурьевкада - 21 майда көндезге 1 дә; Караваевода - 21 майда көндезге 2 дә; Ромоданда - 22 майда иртәнге 9 да; Савинскида - 22 майда иртәнге 10 да; Масловкада - 22 майда көндезге 11 дә; Кыркүлдә (Сабакайка) - 23 майда көндезге 3 тә; Коры Көрнәледә - 23 майда кичке 4 тә; Зур Тигәнәледә - 23 майда көндезге 1 дә; Әшнәктә - 23 майда көндезге 2 дә; Урта Тигәнәледә - 24 майда иртәнге 9 да; Түбән Тигәнәледә - 24 майда иртәнге 10 да; Родникида - 24 майда көндезге 11 дә; Тиган Булакта - 24 майда көндезге 12 дә; Сахаровкада - 27 майда иртәнге 9 да; Речноеда - 27 майда иртәнге 10 да; Кыр Шунталысында - 27 майда көндезге 11 дә; Кызылъярда - 27 майда көндезге 1 дә; Зур Полянкада - 28 майда иртәнге 9 да; Кр. Баранда - 28 майда иртәнге 10 да; Александровкада - 28 майда көндезге 11 дә: Биләрдә - 29 майда иртәнге 9 да; Шәмәдә - 29 майда көндезге 11 дә; Кр. Горкада - 29 майда көндезге 1 дә; Урманасты Шунталысында - 30 майда иртәнге 9 да; Ар.Баранда - 30 майда иртәнге 10 да; Югары Тат.Майнада - 30 майда көндезге 11 дә; Чув.Майнада - 30 майда көндезге 12 дә; Зирекледә - 31 майда иртәнге 9 да; Морасада - 31 майда көндезге 12 дә; Уракчыда - 31 майда иртәнге 10 да; Приозерноеда - 31 майда көндезге 11 дә; Алексеевскида (Лебяжье) - 1 июньдә иртәнге 9 да.
Дәүләт техник каравы вакытында медицина аптечкасының, ут сүндергечнең, авария тукталышы билгесенең, машинага идарә итүгә рөхсәт бирүче билгеләре белән таныклыкның, медицина белешмәсенең булуы , марканың туры килүе тикшереләчәк.
Үткәрү урыны: җирле үзидарә Советы биналары янындагы территорияләр. Килеп туган сораулар белән дәүләт техник күзәтчелегенә 2-32-74 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.