Алексеевск районы командасы “ТАТЧУМАРА-2019” бәйгесендә җиңде

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

  10-13 майда Алексеевск районы командасы Яшел Үзән шәһәрендә узган Татарстан, Чувашстан һәм Мари Иле Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең 48 нче республикаара туристлык слётында катнашты. Ярышларда өч республикадан 11 команда катнашты. Безнең команда составына Сергей Белозеров, Людмила Николаева, Людмила Зубарева, Александр Долганов, Дарья Кислова, Дмитрий Калинин, Таһир Хәмидуллин, Морат Хәкимов һәм Вячеслав Рыдаев керде.   

Слёт программасында бик күп спорт һәм конкурс чаралары бар иде. Бөтен ярыш көннәре нәтиҗәләре буенча команда катнашучылары бик әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр: “Көнкүрешне оештыру” конкурсында – 1 нче, “Фотоэш” конкурсында 3 нче урын яуланды, шулай ук спорт ориентлашуы   ярышларындада Сергей Белозеров һәм Людмила Николаева йөгереп, ике 3нче урынны алдылар. Туристлар станциясе слётта катнашучыларга рәхмәт әйтә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International